"Чәй эчәбез бал белән"

15 декабрь 2005 елдан бирле Халыкара чәй көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне билгеләп үтүнең максаты- чәйне популярлаштыру. Әмма татар өчен бу максатның кирәге дә юк кебек, чөнки татарда бу эчемлек инде гасырлар буе популяр дип әйтергә була.
Китапханәдә өлкән буын китап укучылар өчен "Чәй эчәбез бал белән" исемле кичә узды.
Бу бәйрәмнең кайдан килеп чыгышын, чәйнең төрләрен, чәй әзерләү серләрен белдек. Чәйнең файдасы, чәй турында киңәшләр белән уртаклаштык.
Нәкый Исәнбәтнең җыентыгыннан чәй турында халык мәкальләрен, шигырьләр укыдык.
Кичә тәмле иттереп чәй эчү белән тәмамланды.
#АлькеевскаяЦБС
#АктивноеДолголетие