"Йөрәктән йөрәккә"

1 нче декабрьдән 10 нчы декабрьгә кадәр Россиядә инвалидлар декадасы бара. Мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне хөрмәтләү йөзеннән, Татар Төгәлбәе авылы китапханәсе инвалидлар көненә караган "Йөрәктән йөрәккә " акциясенә кушылды. Аларның өйләренә барып, хәлләрен белешеп, күчтәнәчләр өләшеп, газета- журналлар белән таныштырып кайтты.
Аларга саулык, сәламәтлек телибез.