"Күпкырлы талант иясе"
Нәкый Исәнбәт- күренекле татар язучысы, шагыйрь, драматург, галим- филолог һәм фольклорчы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты һәм Татарстанның Халык язучысы.
Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел булу уңаеннан, Татар Төгәлбәе авыл китапханәсендә китап укучылар өчен "Күпкырлы талант иясе" исемле әдәби- музыкаль кичә узды. Чарада язучының тормыш юлы, аның иҗаты белән таныштык. Ул унике яшеннән башлап дәфтәренә мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар җыя башлый. Гомере буе туплаган халык авыз иҗаты әсәрләрен "Татар халык мәкальләре "исемле җыентыклар рәвешендә бастырып чыгара.
Аның" Уракчы кыз ", "Бормалы су", "Гармунчы егет", "Син сазыңны уйнадың" кебек күп кенә шигырьләре җыр булып яңгырый. "Хуҗа Насретдин" әсәре буенча куелган спектакль халыкның тарихын, гореф- гадәтләрен тирәннән сүрәтләүче әсәр булып тора.
Татар халкының рухи тормышында, сәнгать һәм әдәбиятында Нәкый Исәнбәт иҗаты күренекле урын алып тора.
#АлькеевскаяЦБС--