"Рамазан ае-рухи чистарыну ае»
Татар Борнае авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, Изге Рамазан ае башлануга багышланган "Рамазан ае-рухи чистарыну ае» дип исемләнгән чара үткәрелде.
Әңгәмәдә катнашу өчен авыл имамы Идрис абый чакырылды,ул кагыйдәләрне үтәү, ата-аналарга һәм бер-береңә хөрмәт күрсәтү . Бу айның, бу көннәрнең фазыйләтләре турында сөйләде, һәркемне күбрәк изге гамәлләр кылырга, Аллаһы Тәгаләдән ешрак ярлыкау, гөнаһларны кичерүне сорарга өндәде. игелекле гамәлләр, рухи чистарыну, үзеңне сынау ае булуы хакында сөйләде. Шуңа күрә дә мөселманнарның бу көннәрне аеруча файдалы итеп уздырырга омтылуы турында әйтте. Очрашу азагында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.
#ИзгеРамазанае2025#ТатарБорнайавылкитапханәсе
#ӘлкиҮзәккитапханәсенә100ел