Билгесез солдат көне
Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа, истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – Билгесез солдат көне- сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү көне. Беренче тапкыр безнең илдә «Билгесез солдат» көнен 2014 елда билгеләп үтелә. Бу көнне китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре солдат һәйкәле янында "Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез" исеме астында Ватан өчен һәлак булган батырларны бер минут тынлык белән искә алдык, веноклар куйдык.