"Әйдәгез ,сүзлекләрне ачабыз"

Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне уңаеннан Иске Әнҗерә китапханәчесе тарафыннан башлангыч сыйныф укучыларына "Әйдәгез ,сүзлекләрне ачабыз" дигән китапханә сәгате үтте. Әлеге дата 2010 елдан башлап (беренче рус теле аңлатмалы сүзлеге басылуга 150 ел тулу уңаеннан) 22ноябрь көнне гомуммәгълүм сүзлекче галим В.И.Даль туган көнне билгеләп үтелә. Белешмә әдәбият кешенең белем дәрәҗәсен киңәйтүдә, кирәкле мәгълүматны табуда гаять зур ярдәмлек буларак хезмәт итә. Чара барышында укучылар белешмәлекләр турында мәгълүматлар алдылар: аларның барлыкка килү тарихы, төрләре ,алардан ничек итеп дөрес файдалану турында белделәр.