"ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР ЕЛЫ" һәм "БӨЕК ҖИҢҮГӘ 80 ЕЛ"

14 ноябрь көнне Борискино авылы мәдәният йортында "ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР ЕЛЫ" һәм "БӨЕК ҖИҢҮГӘ 80 ЕЛ" тулуга багышланган "БАТЫРЛЫК, ВАТАН һәм ДАН турында" исемле Борискино авыл җирлеге үзешчәннәренең отчет концерты булып үтте. Әлеге мөһим чара мәдәният йорты, китапханә, мәктәп коллективлары катнашында оештырылды. Концерт программасы сугышка китү, тылдагы тормышны чагылдырган театраль күренешләр, җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Патриотик рухтагы сугыш чоры күренешләре, илебез һәм аның яклаучылары һәркем күңелендә горурлык хисләре уятырлык.