Халыклар бердәмлеге көне

4 ноябрьдә илебездә– Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Иске Әнҗерә китапханәсендә бәйрәм тарихы, аның вакыйгалары турында "Бердәмлектә безнең көч" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китап укучылар белән болганчык еллар тарихы, 1612 елда Мәскәүнең поляк интервентларыннан азат ителүе, Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский турында тарихи әңгәмә үтте. Шулай ук Россиядә яшәүче халыкларның гореф гадәтләре, йолалары, төрле милләтләрнең киемнәре турында да фикер алыштык. Авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмичә,төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтенә хөрмәт белән карасак иде дигән теләктә калдык.