"Тормыш тамчысы"
3 нче сентябрь - терроризмга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Иске Әнҗерә китапханәчесе тарафыннан башлангыч сыйныф укучыларына, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга террор акты корбаннарын искә алып, Беслан фаҗигасы турында аңлатма бирелде. Балалар "Тормыш тамчысы" акциясенә кушылдылар, чәчәкләргә кушучлап су сиптеләр. Чара азагында
"Илләребез тыныч булсын, фаҗигаләр беркайчан да кабатланмасын иде" -дигән теләктә калдык.
#АлькеевоАнтитеррор