Авыл көне

Иске Әнҗерә авылында авыл көне гөрләп үтте. Авылдашыбыз Алмаз Нуруллинның "Туган авылым - Иске Әнҗерәм" шигыренә клип төшерелде. Әлеге җырны район мәдәният йортының "Сөмбелә" триосы башкарды. Бәйрәм бик күңелле үтте, җыр-бию уеннар белән үрелеп барды. Кайткан кунаклар бер -берсе белән рәхәтләнеп аралаштылар. Бәйрәмнән һәркем канәгать калды.
#ҖӘЙТАТАРСТАНДА