19 май - Пионериянең туган көне
19 май - Пионериянең туган көне уңаеннан Иске Әнҗерә китапханәсе "Пионер- сугыш геройларына багышлана" исемле күргәзмә тәкъдим итте.
Совет чорында һәр малай һәм кыз кызыл пионер галстугын һәм значогын зур горурлык һәм җаваплылык хисе белән тагып йөрткәннәр. Бөек Ватан сугышы геройлары - пионерлар аерым игътибарга лаек. Сугыш күпме балаларның гомерен өзә. Алар арасында бөтен илгә билгеле исемнәр бар. Бөек Ватан сугышы елларында 100гә якын пионер "Партизан Отечественной войны" медале, 15меңнән артыгы "За оборону Ленинграда", 20меңнән артыгы "За оборону Москвы" медале белән бүләкләнә. 4 пионер Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Болар - Леня Голиков, Марат Казей, Валя Котик, Зина Портновалар.
Әлеге күргәзмә аша яшь буынга Бөек Ватан сугышы чорында зурлар белән беррәттән фронтта, партизаннар хәрәкәтендә, тылда батырлык үрнәге күрсәткән герой пионерлар турында сөйләнелде.
Курку белмәс яшьтәш геройлар, аларның батырлыклары турында әңгәмә балалар күңелендә соклану, горурлык хисләре уятты.
#АлькеевскаяЦБС
#Староямкинскаясельскаябиблиотека
#Детипионеры
#Пионерыгерои
#80Победа