21 нче март- Халыкара урман көне

Урман кеше тормышы өчен иң кыйммәтле чыганак. Ул безнең дустыбыз, саклаучыбыз, дәвалаучыбыз, туендыручыбыз - кыскасы безнең тормышыбыз. 21 нче март- Халыкара урман көне уңаеннан, Иске Әнҗерә китапханәчесе тарафынан кече яшьтәге мәктәп балаларына "Урман безнең байлыгыбыз" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Балалар өчен "Урман җәнлекләре", "Агачлар", "Урман табышмаклары", "Ылыслы һәм катнаш урманнар" дигән викторина уздырылды. Чөнки Әнҗерә балалары урман белән балачактан ук дус, табигатькә сокланып, мәхәббәт һәм сак караш кирәклеген тоеп һәм белеп үсәләр. Чара азагында Ленар Шәехнең "Безнең урманда"китабыннан шигырьләр укылды.

#ХалыкараУрманкөне#ИскеӘнҗерә