8 нче март белән котлау
8 март бәйрәме иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Шуңа күрә дә ул яз башында март аенда үткәрелә. Яз- безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт. 8 март - Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан, Иске Әнҗерә мәдәният йортында китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә бәйрәм чарасы булып үтте. Бәйрәм кичендә хатын-кызларга багышланган шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Китапханәдә хатын-кызларга багышланган "Яшәү мәгънәсе ул - хатын- кыз" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.
#8нчемарт#ИскеӘнҗерәавылкитапханәсе #