"Театр алиһәсе"
3 нче март - Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Рузия Мотыгуллинага 75 яшь тулды. Якташыбыз юбилее уңаеннан, Иске Әнҗерә китапханәсендә китап укучылар игътибарына "Театр алиһәсе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды һәм күзәтү үтте. Китап укучылар белән якташыбыз Рузия Идиятулла кызы Мотыгуллинага багышланган күргәзмәдә аның тормыш юлы, иҗаты, гаиләсенә багышланган материаллар, фотосурәтләр белән таныштык. Роберт Миңнуллинның артистның иҗатына багышлап язган "Сәхнә" шигырен укып үттек. Әлки кызы - Рузия ханымның соклангыч иҗаты сәхнә түрләрендә озак балкысын иде дигән теләктә калдык.
#РузияМотыгуллинага75яшь #ИскеӘнҗерәкитапханәсе#ӘлкиҮзәккитапханәсенә100ел