"Туган телем-татлы телем"
21 февральдә барлык җәмәгатьчелек Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә. Тел — ул безнең көндәлек көнкүрешебез, тормыш, тарих, мәдәният. Шул уңайдан, Иске Әнҗерә китапханәсендә "Туган телем-татлы телем " дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Туган тел турында шигырьләр укылды, мәкаль һәм әйтемнәр әйтелде. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, укучыларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. Балалар Г.Тукайның, М.Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, туган тел турында җырлар җырладылар.
#ИскеӘнҗерәкитапханәсе#Тугантел#Әлкиүзәккитапханәсенә100ел