"Моң илчесе - Илһам"
15 февраль көнне Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, мәшһүр җырчы Илһам Шакировның тууына 90 ел тула. Иске Әнҗерә китапханәсендә бөек җырчының туган көне уңаеннан "Моң илчесе - Илһам" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды һәм күргәзмәдәге китапларга күзәтү үтте. Якташ язучыларыбыз - Нәби Дәүли, Шамил Маннапов, Әсрар Гали, Бикә Рәхимоваларның легендар җырчыбының бөеклегенә дан җырлаган шигырь - язмаларын китап укучылар белән сокланып укыдык.
#ИлһамШакиров#ИскеӘнҗерә#ӘлкиҮзәккитапханәгә100ЕЛ