"Сталинград сугышы-безнең хәтердә"
Иске Әнҗерә авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, Сталинград сугышында немец фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне уңаеннан кече яшьтәге мәктәп балалары өчен "Сталинград сугышы-безнең хәтердә" дип исемләнгән мәгълумати чара үткәрделәр.Чараның максаты- укучыларны Сталинград сугышы белән таныштыру, ватанпәрвәрлек, үз илебез тарихына хөрмәт тәрбияләү.
Катнашучылар Сталинград сугышы турында кыскача мәгълумат алдылар. Китапханәче “Маршал Победы - Василий Чуйков ”дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Василий Чуйков командалыгында 62нче армия гаскәрләре 140 көн һәм төн дәвамында Мамай курганы тау битләрен саклый.21 нче һәм 62 нче армия частьларе кушылу нәтиҗәсендә немец-фашист группировкасы ике өлешкә бүленеп юк ителә. Мамай курганы - 1942-1943 елларда Сталинград сугышы вакытында булган каты бәрелешләр урынында, сугыштан соң "Сталинград сугышы Каһарманнарына" "Ватан-Ана чакыра" төп һәйкәле белән мемориаль комплексы ачыла. Сталинград сугышы төп каһарманы- маршал, 2 тапкыр Советлар Союзы Герое - Василий Чуйков үз үтенече белән сугышчылары янына Мамай курганында күмелә.
#Сталинград#Староямкинскаясб#АлькеевскаяЦБС