Нәкый Исәнбәт

Иске Әнҗерә авыл китапханәсендә күпкырлы шәхес: татар әдәбияты классигы,Татарстанның халык язучысы,Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, драматург, шагыйрь,тел әдәбияты галиме фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел тулу уңаеннан "Нәкый Исәнбәт - татар әдәбиятының алтын баганасы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды һәм китапларына күзәтү үтте. Башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханәче тарафыннан "Н.Исәнбәт-балалар язучысы" дигән әдәби сәгать үтте. Нәкый Исәнбәт татар балалары өчен иң күп хезмәт күрсәткән, иң игелекле эшләр башкарган, балалар дөньясын иң яхшы белгән аксакалыбыз. Ул балаларны әкиятле, уенлы, җырлы итте. Шуларны балаларга тагын да тирәнтенрәк өйрәтү максатыннан аның тормыш юлы иҗаты белән якыннанрак таныштык,табышмакларга җавап таптык, мәкальләрнең мәгънәләренә төшендек. Балалар тарафыннан "Иң матур сүз", "Куянкай", "Бала белән куян" шигырьләре укылды һәм шигырьләре җырга әверелгән "Илкәем", "Син сазыңны уйнадың", Уракчы кыз", "Ай былбылым", "Туган ил" җырларын искә төшереп үттек. Дәрес азагында исә иң кызыклысы - авторның "Мыраубайбатыр"шигьри әкият- китабының кыскача эчтәлеге белән таныштык һәм 1990нчы елларда телевизор экраннарында күрсәтелгән "Мыраубатыр" телеспектакленнән өзекләр карадык. Әсәрнең дәвамын белү өчен балаларга өйгә эш итеп әти -әниләре белән әкият герое - Батыр песи (12 бүлектән торган Мыраубай маҗаралары) турындагы әкиятне карарга һәм әлбәттә инде китабын алып укырга кушылды. Бу шигьри - әкият китабы бер баланы да битараф калдырмас дип ышанасы килә.