"Яңа ел могҗизасы уенчыгы"

Кышның иң матур бәйрәме - Яңа ел җитә. Яңа ел ул - тылсымлы бүләкләр бәйрәме, аны һәрбер бала түземсезлек белән көтә. Бәйрәм чарасы алдыннан кәеф күтәрелә, могҗизалар тудырасы килә. Иске Әнҗерә китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән "Яңа ел могҗизасы уенчыгы" дигән мастер класс үткәрде. Укучылар белән төсле кәгазьләрдән Яңа ел символы - Еланны ясадылар. Балаларга үзләре ясаган уенчык елан күңелләренә хуш килде, тизрәк Яңа ел килүен түземсезлек белән көтүләрен белдерделәр.