Ватан геройлары

Ватан геройлары көне истәлекле дата.Халкыбызның батырлыгын мәңгеләштерү, яшь буынга патриотик тәрбия бирү, тарихи вакыйгаларны онытмау максаты белән Иске Әнҗерә мәктәбе башлангыч сыйныфы укучылары белән һәйкәл янында патриотик сәгать үтте һәм һәйкәлгә венок салынды.