Батыр егет
Ватан геройлары көне уңаеннан китапханә,мәдәният йорты белән берлектә Иске Әнҗерә мәдәният йортында вакытлыча ялга кайткан, махсус операциядә катнашучы авылдаш ир - егетебез Алмаз белән очрашу булып үтте. Авылдашыбыз Алмаз нәкъ менә бүгенге чор герое. Аның белән чиксез горурланабыз.Ул авылдашларга үзе дә рәхмәтле "Зурлап каршы аласыз,озатасыз, сезнең күңел җылысын тою, сезнең догаларыгыз мине йөртә, күңелгә ышаныч уята" - ди , ул үзенең әңгәмәсендә. Очрашу азагында батыр йөрәкле авылдашыбызга төшенкелеккә бирешмичә, авырлыклар алдында баш имичә ,тиз арада җиңү белән әйләнеп кайтырга насыйп булсын иде дигән теләктә калдык.
#ГероиОтечества2024
#Татарстан