"Сабантуй"
"Сабантуй" татар телендә чыгучы нәфис балалар журналы. Бу газета 1990 елга кадәр "Яшь Ленинчы", 2014 елдан "Сабантуй" газетасы булып нәшер ителә. Инде менә шул балалар журналына 100 яшь тулды. Шул уңайдан Иске Әнҗерә китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән "Сабантуй " журналына күзәтү үтте. Журналның тарихы,рубрикалары белән таныштырып узды китапханәче. Авылдашыбыз, балалар шагыйре - Илгизәр Солтанның шигырьләре дә "Сабантуй"газетасында 1991-2004 елларда киң яктыртылып барылды. Кичәдә аның шигырьләрен укыдылар. Шулай ук Иске Әнҗерә мәктәбендә "Тургай"дип исемләнгән яшь хәбәрчеләр иҗаты эшләде. Шул чорда И.Солтан укучыларны шигырь язу серләренә өйрәтте,балаларда шигырь язарга теләк уятты. Укучыларның тәүге шигырьләре дә "Сабантуй"да пәйда булды,шуларны укып хәтирәләр яңарттык.Балаларга әлеге язмалар күңелләренә хуш килде,"Сабантуй"журналы белән алга таба дус булырбыз дигән теләк белдерделәр.