Өлкәннәр көне

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Иске Әнҗерә мәдәният йортында китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә авылыбызның иң өлкән буыны һәм шунда эшләп чыккан хезмәткәрләре өчен бәйрәм оештырды. Өлкәннәребез чәй табыны артында үзләре эшләгән чордагы истәлекле вакыйгаларны яңарттылар,гармунга кушылып яшьлек җырларын искә төшерделәр,җылы хисләр,матур тәэсирләр белән өйләренә таралыштылар.