"Тукай иленә сәяхәт"
Габдулла Тукайга 139 ел тулу уңаеннан, Иске Чаллы авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча, "Тукай иленә сәяхәт" исемле әдәби кичә үткәрелде. Чара барышында китап укучыларны язучының биографиясе һәм әсәрләрен искәртеп үтте китапханәче. Тукай безнең татар халкын бөтен дөнья буенча таныткан шәхесләребез берсе, йөзек кашы. Аның әкиятләре, шигырьләре белән кечкенәдән таныш булмаган бала юктыр. Аның шигырьләре туган якка патриотик рух тәрбияли, гади халыкның тормышын тасфирлый. Кичә барышында шигырьләрен кычкырып укыдылар, "Кечкенә Апуш" исемле фильм карап үттеләр. Сораулар өстендә эшләделәр, биремнәр чиштеләр.
#ГабдуллаТукай
#Әлкирайоны
#ӘлкиҮзәккитапханәсенә100ел
#ИскеЧаллыавылыкитапханәсе