Бөек Ватан сугышы беткәнгә быел 80 ел

Әйе, Бөек Ватан сугышы беткәнгә быел 80 ел. Күпме гомер узган, шушы сугыш вакытына бала чаклары туры килгән күпме балалар, хәзер үзләре инде өлкән буын вәкилләре булдылар, күбесе бакыйлыкка күчте. Ә бит аларга уен уйнау урынына кырларда, болыннарда өлкәннәр белән беррәттән эшләр башкарырга туры килгән. Бөек Җиңүне якынайтуда өлешләре бик зур. "Ул чорда узды. Ачлы - туклы булсакта , матур яшәдек" - диләр алар. Бүгенге көнгә шөкер итәләр. Сугышлар башка булмасын , гаиләләр башка югалтулар кичермәсеннәр иде дигән теләктә алар.
Китапханәче өйләренә барып аларның хәлләрен белеп, якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады ,сугыш турында китаплар күргәзмәсе белән танышты. Яңа чыккан тыл хезмәтчәннәре китабыннан үзләренең якыннарының исемнәрен барладылар.
#ӘлкиҮзәккитапханә
#ӘлкиҮзәккитапханәсенә100ел
#Җиңүгә80ел
#ИскеЧаллыавылыкитапхпнәсе
#Өлкәнбуын
#Активозынгомер