Нәрсә ул терроризм

Соңгы елларда терроризм, экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә туры килә. Нәрсә ул терроризм, нинди саклык чаралары күрергә кирәк? Террор - ул кешеләр группасына оешкан, үз максатын көчләү аша ирешергә омтыла торган авыр җинаять. Террористлар - алар кешеләрне көчләп алучы, күп җыелыш урыннарында шартлау оештыручы, корал кулланучы кешеләр, бик еш аларның эшеннән гаепсез кешеләр җәфалана, алар арасында шулай ук балалар да була.
Шул максаттан авыл китапханәсендә "Яшьләр терроризмга каршы!" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Чара барышында гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне тоту кагыйдәләре һәм тынычлыкны саклауга игътибар бирелде.
#ИскеЧаллыавылыкитапханәсе
#Җиңүгә80ел
#Әлкирайоны
#ӘлкиҮзәккитапханәсенә100ел