"Әкияти математика"

2 апрель Бөтендөнья балалар китабы көне әкиятче Г. Х. Андерсенның туган көне көнне билгеләп үтелә. Китапханәче балаларны әкиятләр иленә сәяхәткә чакырды.Чара барышында Андерсенның кыскача биографиясен искәртеп үтте. Дәвам итеп төрле әкиятләренә карата викторина биремнәрен үтәделәр. "Әкияти математика", "Кошлар һәм җанварлар илендә", "Әкиятнең исемен әйт", "Әкият батырларын тасфирла", кроссворд чишү һәм башка күп төрле биремнәрне үтәделәр балалар. Чара бик кызык күтәренке кәеф белән үтте , бөтен китап укучылар актив катнаштылар биремнәрдә.
#ИскеЧаллыавылыкитапханәсе
#Бөтендөньябалаларкитабыкөне
#ӘлкиҮзәкләштергәнкитапханәсенә100ел