"Сугыш турында шигырьләр белән сөйлибез"
Шигърият - ул үзе бер тылсым диләр. Чыннан да, шигырь уку яки тыңлау һәркемгә дә көндәлек мәшәкатьләрне онытып торып, ял итәргә, рухи байлык тупларга ярдәм итә ала. 21нче март - Дөньякүләм шигърият көне билгеләп үтелү дә юкка гына түгел. Шул уңайдан, Иске Чаллы авылы китапханәсендә яшьләр белән"Сугыш турында шигырьләр белән сөйлибез" исемле шигъри кичәсе үткәрелде. Бу кичәдә Ватан сугышында катнашкан шагыйрьләребезнең шигырьләрен укыдык. Монда аларның сагыну, юксыну, югалту кичерешләре сурәтләнгән. Чыннан да, сугыш кырларында тирән мәгънәле шигырь юллары иҗат иткән безнең шагыйрьләребез.
#ӘлкиҮзәккитапханәсе
#ИскеЧаллыавылыкитапханәсе
#Җиңүгә80ел