"Яраткан шигырем сезгә багышлана"
“Актив озын гомер” программасы “Өлкән буын” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Иске Чаллы авылы китапханәсендә Халык-ара хатын -кызлар көненә карата "Яраткан шигырем сезгә багышлана" исемле шигъри кичә үткәрелде. Кичәдә хөрмәткә лаек әниләр , апалар әбиләр килделәр. Яраткан шагыйрьләребезнең әниләргә, әбиләргә,апаларга, сеңелләргә багышлап язган шигырьләрен кычкырып укыдылар. Кичә күңелле һәм күтәренке бәйрәм рухында узды.
#Среднеалькеевскаясб#Ершов210#100летАлькеевскойцбс