" Минем толерант дөньям!»
Авыл китапханәсендә башлангыч һәм урта сыйныф укучылары катнашуында " Минем толерант дөньям!» дип исемләнгән викторина үткәрелде.
Китапханәче балаларны «толерантлык» төшенчәсе белән таныштырды, толерант шәхеснең төп сыйфатлары, үз-үзеңне толерант тоту: бер-береңә, төрле халыкларның гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә хөрмәт, мәхәббәт, шәфкатьлелек, кичерү, сыйныфташларның үзара толерант мөнәсәбәтләре турында сөйләде. Әңгәмә барышында укучылар игътибар белән «Толерантлык – тынычлыкка юл» видеоролигын карадылар. Балалар бик теләп төрле сорауларга дөрес җаваплар биреп, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, үз фикерләрен белдерә алдылар. Ахырда балалар толерантлык символы булган чәчәк җыйдылар.
Балалар бер-берең белән бары тик иң яхшы сыйфатлар белән генә уртаклашырга, тынычлык, хөрмәт һәм яхшылык эшләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.