"Туган як сукмагы буйлап"
Авыл китапханәчесе клуб хезмәткәре белән яшь китап сөючеләр өчен "Туган як сукмагы буйлап" дип исемләнгән экологик сәяхәт оештырды. Китапханәче балалар белән дару һәм чәй үләннәре турында әңгәмә үткәрде, аларның файдасы турында сөйләде. Катнашучылар төрле уеннар уйнап, табигатьнең матурлыгын күрергә, тыңларга өйрәнделәр. Табигатьтә үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Саф һавада ашарга да тәмле бит. Балалар өйләреннән алып килгән тәмлүшкәләре белән дә сыйландылар. Табигатьнең кечкенә дуслары өчен бу көн бик күңелле, кызыклы һәм файдалы үтте.
#Старосалманскаясельскаябиблиотек
#АлькеевскаяЦБС
#ЛетовТатарстане
#Айдагулять