"Чернобыль фаҗигасы"
Балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан, Иске Салман авыл китапханәсендә социаль хезмәткәр Насыбуллина И. белән Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 39 еллыгына багышланган "Чернобыль фаҗигасы" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Әлеге чарага Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан авылдашыбыз Ахметшин Ринат абый чакырылды. Китап укучыларны Чернобыльдәге һәлакәт тарихы һәм аның нәтиҗәләре белән таныштырды. Китапханәче атом стихиясенә каршы көрәшкә беренчеләрдән булып кергән һәм үз гомерләре бәрабәренә кешелекне коткарган янгын сүндерүчеләр турында сөйләде. "Чернобыль: гомерлек авырту" дигән видео карадык. Бу фаҗигаләрне бетерүдә катнашкан кешеләрнең хезмәте - чыннан да зур батырлык. Аларның берсе дә онытылмасын, һәрберсе тиешле хөрмәтне күреп яшәсеннәр иде.Чарабызны кеше язмышларын җимерүче андый һәлакәтләр бүтән беркайчан да кабатланмасын иде, дигән теләк белән тәмамладык.
#Старосалманскаясельскаябиблиотека
#АлькеевскаяЦБС100лет
#Зонаотчуждения