"Тукай әкиятләренә сәяхәт"

Югары сыйныф укучылары белән "Тукай әкиятләренә сәяхәт" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Укучыларга шагыйрьнең биографиясеннән бик күп яңалыклар белергә туры килде. Авторның ватанпәрвәрлек һәм Ватанга мәхәббәт темасына кагылган, гади халык тормышы турында сөйләгән шигырьләре укылды. Яшьләр туган якка мәхәббәтнең алар өчен нәрсә аңлатканын аңладылар. Шагыйрьнең әкият, шигырьләре буенча викторина сорауларына җаваплар алынды.
Аннары бергәләп «Кечкенә Апуш» фильмы карадык. Фильмда бөек шагыйрьнең дөньяга карашын һәм шигъри сәләтен формалаштыру юлы турында сөйләнелә. Биредә ул авыр язмышлы, катлаулы эзләнүләр, югалтулар һәм табышлар белән тулы тере кеше итеп күрсәтелә. Әмма шул ук вакытта ул татар халкының якты символы, милли мәдәният вәкилләре өчен бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы булып тора.
Чара Пушкин картасы буенча үткәрелде.
#ИскеСалманавылкитапханәсе
#ГабдуллаТукай