Нәфис Фәнис улы Насыбуллин белән очрашу

1 апрель көнне Иске Салман гомуми урта белем бирү мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы, хәзерге вакытта кыска вакытлы ялга кайткан Нәфис Фәнис улы Насыбуллин белән очрашу үткәрелде. Укучылар авылдашыбызның чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар. Нәфис Фәнис улы балаларга яхшы укуларын, спорт белән шөгыльләнүләрен һәм тәртипле булуларын теләде. Кунагыбыз белән аралашып төрле сорауларга җаваплар ишеттек. Укучылар өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар. Нәфис абыйлары укучыларга үзенең күчтәнәчләрен тапшырды, без дә аңа бүләкләребезне бирдек. Батыр солдатыбызга дөньялар тынычланып  туган якларына кайтырга, әти - әниләренә сабырлык, сәламәтлек теләдек.
Очрашу азагында күркәм традиция буенча истәлеккә фотога төштек.
#Своихнебросаем
#СВО
#РеспубликаТатарстан
#Алькеевскийрайон
#АлькеевскаяЦБС100лет
#Старосалманскаясельскаябиблиотека