Туган телем - иркә гөлем"
Иске Салман авылы мәктәбендә авыл китапханәчесе белән берлектә "Туган телем - иркә гөлем" исемле әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Татар теле укытучысы Г. Насыйбуллина укучыларны туган тел көне барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Укучылар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, "Туган телем минем дустым" дип аталган бәйге уеннарында актив катнаштылар. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
#деньродногоязыка
#100летАлькеевскойЦБС
#Старосалманскаясельскаябиблиотека