“Туган телем – иркә гөлем”

21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан, Иске Салман авылы китапханәсендә өлкән яшьтәге китап укучылар өчен “Туган телем – иркә гөлем” дигән кичә уздырылды.  Китапханәче татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. Китап укучыларга мәкальләр әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды, китаплар бирелде
#деньродногоязыка
#100летАлькеевскойЦСБ
#активноедолголетие
#Старосалманскаясельскаябиблиотека