«Геройлар даны белән горурланабыз»
Батырлык - теләсә кайсы очракта кеше булып калу, югалып калмау, ярдәм итү, коткару мөмкинлеге бирә торган кыйммәтле сыйфат. Ул кешеләргә дөрес юл сайларга, эш - гамәлләрең өчен җаваплылык хисе тоярга ярдәм итә.
Ватан Геройлары көне мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрнең дәвамы һәм ил геройларының нинди батырлыклар башкарганнары турында хәтерне саклау ысулы булып тора. Без герой ата-бабаларны гына түгел, ә хәзерге геройларны да хөрмәтлибез.
Яшь буында патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан, Иске Салман авыл китапханәчесе һәйкәл янында, «Геройлар даны белән горурланабыз» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде.