“Без ришвәтчелеккә каршы”

5 декабрь көнне Иске Салман авыл китапханәсендә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне уңаеннан “Без ришвәтчелеккә каршы” дип исемләнгән белешмә сәгате үтте.
Чарада китап укучыларга ришвәтчелек турында төшенчә бирелде, аның билгеләре белән танышып, көрәшү юллары турында сөйләнде. Ришвәтчелекне тормыш шартларында таный белергә, ришвәт китергән зыянга үз фикереңне белдерү турында аңлатылды.