"Йөрәктән йөрәккә "

1 нче декабрьдән 10 нчы декабрьгә кадәр Россиядә инвалидлар декадасы бара. Мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне хөрмәтләү йөзеннән, Иске Салман авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән инвалидлар көненә караган "Йөрәктән йөрәккә " акциясенә кушылдылар. Аларның өйләренә барып, хәлләрен белешеп, сөйләшеп кайттылар. Алсу бик уңган, буш вакытында бәйләргә ярата, үзенең бәйләгән кул эшләре белән дә таныштырып китте.