Әниләр көне
Әниләр көне уңаеннан, Иске Салман авыл китапханәсендә күңелле бәйрәм кичәсе булып узды.
Бәйрәм барышында Әниләргә матур котлау сүзләре яңгырады. Җырлар, шигырьләр, биюләр, кызыклы конкурслар белән үрелеп барды кичә. Чакырылган кунаклар бик зур активлык күрсәттеләр.