"Зирәк китаплар илендә"

Иске Салман авылы китапханәчесе укучылар белән "Зирәк китаплар илендә" дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Чара барышында китапханәче төрле сүзлекләр, энциклопедияләр дөньякүләм күзаллауны киңәйтергә ярдәм итүе турында сөйләде, "энциклопедия", "сүзлек", "белешмәлек" төшенчәләрен аңлаешлы аңлатты. Чара ахырында сүзлекләргә даими мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.