"Әти бит ул..."

Иске Салман авыл китапханәчесе мәдәният хезмәткәре белән берлектә Әтиләр көненә багышланган "Әти бит ул..." дип исемләнгән кичә оештырды. Бәйрәм кичәсенә авылның күп балалы Насыйбуллин Радик һәм Гатин Илнар гаиләләре чакырылды. Әтиләрне бәйрәм белән котлап, шигырьләр сөйләнде, төрле биремнәр үтәп, уеннар уйналды. Әтиләр дә, балалар да уеннарда актив катнаштылар. Очрашу бик күңелле үтте.