"Икмәк тормыш нигезе"
Иске Салман авыл китапханәсе балалар өчен "Икмәк тормыш нигезе" исемле китапханә дәресе үткәрде.
Китапханәче балаларга, ипинең каян килеп чыгуы турында риваятьләр сөйләде. Балалар икмәк үстерүчеләр, икмәк эшкәртүчеләр, ипи һәм камыр ризыклары хәзерләүче профессиялар белән таныштылар. Икмәк турында мәкальләр, шигырьлэр укылды, табышмакларга җаваплар әйттеләр. "Икмәк - табын кояшы"күргәзмәсенә күзәтү ясалды.