"Табигатьтә алтын көз"

Иске Салман авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп балалары белән "Табигатьтә алтын көз" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде. Балалар елның иң бай ел фасылы булган көзнең барлык матурлыгын чагылдырган рәсемнәр иҗат иттеләр.