"Хөрмәт һәм ярату белән"

Иске Салман авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган, "Хөрмәт һәм ярату белән"дип исемләнгән кичә уздырды. Район мәдәният йорты үзешчәннәре матур концерт күрсәттеләр. Чараның икенче өлеше чәй табыны артында узды. Өлкәннәребез аралашып, ял итеп, биеп - җырлап күңел ачтылар. "Һәр яшьнең үз матурлыгы" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.