"Россиянең өч төсе"

22 нче август Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. 1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә. Россия флагының өч төсе — Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ул рәсми статуска 1896 елда гына ия була. Мәктәп, мәдәният йорты, Иске Салман авыл китапханәсе белән берлектә "Россиянең өч төсе"дип исемләнгән символик сәгать үткәрелде. Укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, кәгазьдән Дәүләт флагы сурәтләнгән эшләнмәләр ясадылар.