Тарихи кабер ташларын ачу тантанасы
17 нче август Иске Салман авылы зиратында тарихи кабер ташларын ачу тантанасы булып узды. Галимнәр бу зиратта өч борынгы таш барлыгын исбат иттеләр. Быел авылдашыбыз, эшкуар, Әлки районының мактаулы гражданины Рәис Хәйруллин бу каберләрне төзекләндерү эшен оештырды. Барысы өч кабер, берсендә татар халкының милли бизәге уелып эшләнгән, кем җирләнгәне инде сакланмаган.
Тарих фәннәре кандидаты Рафикь Насыйров кабердәге борынгы язмаларны укыды. Ташка гарәпчә, Милади ел исәбе буенча 1292 елның 15 июнендә Сабан туе көнендә җирләнде, дигән язма язылган. Кабердәге милли бизәкне, борынгыдан килгән милли хәзинәбез икәнлеген аңлатты.
Матур очрашу авылдан ерак түгел Изгеләр чишмәсендә дәвам ителде.
Үткәннәрне онытмыйча, бүгенгесе белән яшәп, киләчәкне төзергә язсын. Барыбызга да имин тормыш, кешелек бәхете, сәламәтлек телик.