«Мәңгелек блокада бите»
1944 елның 27 гыйнварында 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. Шул дата уңаеннан, Иске Салман китапханәсендә укучылар өчен «Мәңгелек блокада бите» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Ленинград халкының авыр тормышы, салкынлык һәм ачлык, заводларда өлкәннәр белән беррәттән эшләгән балалар турында әңгәмә корылды, тематик китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.