"Тукай иленә сәяхәт"
Апак авыл китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган "Тукай иленә сәяхәт" дигән әдәби кичә узды.
Китап укучылар игътибарына китапханәче тарафыннан "Тукай иленә сәяхәт" исемле китап күргәзмәсе тәгъдим ителде. Анда язучы иҗат иткән басмалар, язучының тормыш юлын чагылдырган китаплар тәкъдим ителде. Шагыйрьнең авыр тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
Китап укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен татар телендә укыдылар.
Тукай иҗатына багышланган тест сорауларына җавап бирделәр, ә инде ахырдан "Туган тел" җыры яңгырады. Тукай онытылмаса, телебез онытылмас, телебез яшәсә, милләтебез яшәр! - дигән теләкләр белән кичәбезне тәмамладык.
#Габдулла_Тукайның_тууына_139_ел