«Илһам Шакиров – татар халкының рухи көзгесе!»
Апак авыл китапханәсендә «Илһам Шакиров – татар халкының рухи көзгесе!» дип исемләнгән искә алу кичәсе узды. Китапханәче кичәгә килүчеләрне бөек җырчының тормышы, иҗаты белән таныштырды. Илһам Шакиров – татар халкының рухи көзгесе, йөзек кашы. Аның чын татар кешесе күңелен күкләргә ашырган, күрше тугандаш халыкларны сокландырган, Россия һәм дөнья киңлекләренә чыккан илаһи тавышы, моңы, җыр сәнгате – татар халкының горурлыгы. Илһам Шакиров Россиянең Халык артисты, Татарстан Республикасының Халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасының Дәуләт премиясе лауреаты.
#ИлһамШакиров#АпакАвылкитапханәсе#100ЛетАлькеевскойцбс